Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда басма матбугат белән кызыксыну Россия күләмендәге күрсәткечтән өч тапкыр югары

Интернет киң колач җәюгә карамастан, Татарстанда яшәүчеләр басма матбугат чараларына актив языла һәм берәмләп сатып алуны дәвам итә. Бу турыда  «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникац...

Интернет киң колач җәюгә карамастан, Татарстанда яшәүчеләр басма матбугат чараларына актив языла һәм берәмләп сатып алуны дәвам итә. Бу турыда  «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Татарстанда басма матбугат белән кызыксыну Россия күләмендәге күрсәткечтән өч тапкыр югары
«Татарстан, гадәттәгечә, Россиянең иң күп укучы төбәкләренең берсе булып кала. Республикада 1 мең кешегә 273 данә периодик басма матбугат чарасы туры килә. Россияя Федерациясе буенча бу күрсәткеч мең кешегә 110 данә тәшкил итә», — диде Айрат Зарипов.
«Татарстан почтасы» мәгълүматлары буенча, 2019 елның беренче ярты елында үзәк, республика һәм җирле басмаларга гомуми язылу тиражы 1 миллион данәдә артык тәшкил иткән.
Роскомнадзор мәгълүматлары буенча, 2019 елның гыйнварына 925 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Аларның редакцияләре республика территориясендә урнашкан. Татарстанда дүрт федераль телеканалның хәбәрче пункты, биш мәгълүмат агентлыгының, дүрт федераль басма матбугат чарасының төбәк вәкиллекләре эшли.

Фото: Михаил Захаров

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/30/179876/

Комментарийлар