Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда барлык музыка мәктәпләренә фортепиано бирәчәкләр

Татарстанның барлык музыка мәктәпләре фортепиано белән тәэмин ителәчәк. Фото: gossov.tatarstan.ruБу хакта Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Тат...

Татарстанның барлык музыка мәктәпләре фортепиано белән тәэмин ителәчәк.
0139 Фото: gossov.tatarstan.ru
Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.
“Бердәм Россия” төрле проектларны тормышка ашыра, шул исәптән музыка мәктәпләренә дә ярдәм итә”, диде ул һәм өстәп, әлеге музыка коралы 66 учреждениегә булачагын әйтте.
Парламентарий Татарстанның әлеге программага быел эләккәнлегенме, әллә киләсе елда буласымы икәнен төгәл әйтә алмады.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар