Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда атна уртасында җылыта башлаячак

Татарстанда атна уртасында җылыта башлаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.Төньяк-көнчыгыш циклон йогынтысында чәршәмбе көнн...



Татарстанда атна уртасында җылыта башлаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.






Төньяк-көнчыгыш циклон йогынтысында чәршәмбе көнне, 8 апрельдә, республикада урыны белән бераз явым-төшем көтелә, төнлә – кар, көндез яңгыр явачак. Моннан тыш, төбәкнең көнчыгышында төнлә төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, урыны белән аның тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә 0..-5, көндез 3-8 градус җылы, Татарстанның көнбатышында термометрның терекөмеш баганасы +12 градуска кадәр күтәреләчәк.




Пәнҗешәмбе көнне, 9 апрельдә, көньяк-көнбатыштан искән җил үзе белән җылы һава алып киләчәк – көндез температура +9..+14 градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, көндез урыны белән – яңгыр, төнлә юеш кар яварга мөмкин.




Җомга көнне, 10 апрельдә һәм шимбә, 11 апрельдә, республикада җылы һава торышы сакланачак. Җомга көнне явым-төшем ихтималы аз, ә шимбәдә яңгыр яварга мөмкин.




«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев салкыннарның Казанга ничә көнгә килүе хакында сөйләгән иде.


 
Фото: Михаил Захаров

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар