Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 22 градуска кадәр салкынайта

10 гыйнварда, Татарстанда шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, көндез ур...

10 гыйнварда, Татарстанда шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, көндез урыны белән, Казанны да кертеп, кар һәм буран фаразлана.
Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан талгын җил көтелә. Юлларда бозлавык саклана, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Төнлә төбәк буенча һава температурасы -12дән -17 градуска кадәр, аязган вакытта һәм түбән урыннарда — 22 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава 6-11 градуска кадәр (Казанда -7, -9) җылыначак.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстан территориясендә температура фонының кайбер тирбәлешләре белән уртача салкын һава торышысаклана. Вакыт-вакыт кар явып узачак.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/09-01-2022/tatarstanda-22-graduska-kad-r-salkynayta-5846825

Комментарийлар