Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан үзмәшгульләренең өстенлекләре

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда үзмәшгульләр өчен яңа салым барлыкка килде. Республикада яңа салым режимына 32 мең кеше күчкән. “Минем салым” системасында теркәлү нинди өстенлекләр бирә? Ничек ү...

2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда үзмәшгульләр өчен яңа салым барлыкка килде. Республикада яңа салым режимына 32 мең кеше күчкән. “Минем салым” системасында теркәлү нинди өстенлекләр бирә? Ничек үзмәшгуль булырга? Бу салым нинди һөнәрләргә салына?
Сыр ясау һәм чигүле свитшотлар: Татарстан үзмәшгульләре нинди өстенлекләр ала
Унынчы сыйныф укучысы Алия Минһаҗева 15 яшендә үзмәшгуль булган. Бу хакта ул “События” электрон газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсында сөйләде.
“Мин бу салым программасы турында укып чыктым. Әти-әнием белән киңәшләштем һәм алар мине хуплады. “Минем салым” кушымтасына дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлдем. Барысын да өйдән чыкмый гына эшләргә мөмкин, бу уңайлы”, - диде кыз.

Тегү эше белән Алия мәктәптә технология дәресләрендә кызыксынып киткән. Хәзер Алия үзенең кием линиясе проектын булдырган. Яңа төрек алфавиты яңалиф белән чигелгән свитшотлар тегәргә тели.
Яшь сыр кайнатучы Данияр Гомәров сыр җитештерү белән тугыз ай чамасы шөгыльләнә. Аның эшмәкәрлек юлы “Эшмәкәрлек фабрикасы – Балалар” бәйгесендә катнашканнан соң башлана. Экспертлар аның сыр җитештерү проектын иң яхшысы дип таба, шулай ук аны “Иң яхшы инвестпроект” номинациясендә җиңүче дип билгелиләр.
Гомәровлар гаиләсе барлыгы 12 төрле сыр ясый. Алар арасында моцарелла, буррата, сулугуни, халлумис, фета, рикотта, качотта, маасдам һәм башкалар да бар. Быелның августында 14 яшь тулу белән, ул үзмәшгуль булып теркәлгән.
“Мин сыр җитештерү бизнесын үстерергә, даими клиентларымны булдырырга һәм тора-бара үз продукциямне кибетләргә яки кафеларга тәкъдим итәргә телим. Хәзер үзмәшгуль статусы миңа сыр җитештерүне һәм сатуны легаль рәвештә алып барырга мөмкинлек бирә”, - дип сөйләде Данияр “События” электрон газетасына биргән интервьюсында.
Үзмәшгульләргә салым – ул яңа салым режимы. Аны заказчылардан турыдан-туры акча ала торган һәм хезмәт килешүе буенча эшчеләр ялламаган гражданин сайлый ала. Үзмәшгульләр өчен махсус режим сайлаганда, шәхси эшмәкәр буларак теркәлмичә, һөнәри керемгә салым салынган эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин.
Үзмәшгульлекне һәм ялланып эшләүне рәсми эштән тыш буш вакытта берләштереп алып барырга була. Үзмәшгуль юридик затлар белән эшләгәндә, кеременең 6 процентын биреп барачак. Алмашка 2 процент күләмендә салым вычеты алачак, әмма бу 10 меңнән артмый. Әгәр үзмәшгуль физик затлар белән эшли икән, ул кеременең 4 процентын дәүләткә бирә һәм 1 процент күләмендә вычет кайтара ала. Еллык кереме 2,4 миллионнан артып китсә, үзмәшгуль шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә һәм НДФЛ түләргә тиеш була.
Тулырак мәгълүматны www.tvoedelo.pro сайтында укырга була.
 
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/09/194968/

Комментарийлар