Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау бюллетененең татар телендәге текстын расладылар

Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау бюллетененең татар телендәге текстын расладылар. Комиссия рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.Россия Фед...

Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сайлау бюллетененең татар телендәге текстын расладылар. Комиссия рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.
0123
Россия Федерациясендә сайлаулар турындагы Федераль закон таләбе нигезендә, РФ Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан бюллетеньнең формасы һәм тексты расланды, дип искәртте ул.
«Закон нигезендә, РФ субъектлары бюллетеньнәрне рус һәм РФ составына керә торган республиканың дәүләт телендә бастыру турында карар кабул итү хокукына ия. Без мондый карарны тавыш бирү башланырга 22 көн кала, ягъни 2018 елның 23 февраленә кадәр кабул итәргә тиеш», - дип хәбәр итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар