Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 белән авыруның 87 очрагын ачыклаган

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән авыруның 87 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.«31 кеше хастаханәгә озатылды...



Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән авыруның 87 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



0142-1


«31 кеше хастаханәгә озатылды, 56 кеше өйләрендә дәвалана», — диде Лилия Галимова.




Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, пациентлар арасыннан 84 кеше республика территориясендә авыручылар белән элемтәдә булган.




Авыручыларның күбесе - Казанда, биредә 43 кешенең коронавирус белән авыруы ачыкланган. Икенче урында — Апас районы (20 очрак), өченче урында — Түбән Кама районы (9 очрак).




Яңа коронавирус диагнозы куела башлаганнан алып, 1919 татарстанлы авырган. 740 кешесе дәваланып терелгән, шул исәптән соңгы тәүлектә 100 кеше хастаханәдән чыккан.


Комментарийлар