Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан спортчысы чаңгы спорты буенча юниор дөнья чемпионатында «алтын» яулады

Татарстан Республикасы спортчысы Максим Сергеев Россия җыелма командасы составында финның Лахти шәһәрендә узган чаңгы төрләре буенча юниорлар дөнья чемпионатында алтын медаль яулады. Бу турыда ТР Спор...

Татарстан Республикасы спортчысы Максим Сергеев Россия җыелма командасы составында финның Лахти шәһәрендә узган чаңгы төрләре буенча юниорлар дөнья чемпионатында алтын медаль яулады.
Татарстан спортчысы чаңгы спорты буенча юниор дөнья чемпионатында «алтын» яуладыБу турыда ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Микст» форматындагы трамплиннан чаңгыда сикерү ярышларында Анна Шпынева, Лидия Яковлева, Максим Сергеев һәм Михаил Пуртов 984,4 балл белән беренче булдылар.
Икенче урынны Норвегия спортчылары Фредрик Виллумстад, Томас Аасен Маркенг, Силье Опсет һәм Ингебьорг Саглиен Браатен алды - 979.6. Бронза медальләрне Германия вәкилләре Константин Шмида, Луки Рота, Селина Фрайтаг һәм Агнес Райш алды, алар 964,8 балл җыйды.
Максим Сергеев тренер Николай Герасимов шәкерте (Лениногорск балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе).

Фото: minsport.tatarstan.ru

Комментарийлар