Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан синоптиклары буран, яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә

Татарстан территориясендә кабат һава шартлары начарлануы көтелә.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада болытлы (төнлә - аязучан) һава торышы сакла...

Татарстан территориясендә кабат һава шартлары начарлануы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада болытлы (төнлә - аязучан) һава торышы саклана. Төнлә урыны белән бераз җепшек кар һәм яңгыр яварга мөмкин.
Моннан тыш, көндез кайбер районнарда кыска вакытлы буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланырга, юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
Моннан тыш, төбәктә төнлә һәм көндез көчле җил көтелә, көчәйгәндә тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Җилнең юнәлеше көньяк-көнбатыштан төньяк һәм төньяк-көнбатышка үзгәрергә мөмкин.
Төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык фаразлана. Шулай ук көнбатыш районнарда көндез кар көртләре булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы -2..+3 градус (Казанда 0..+2) тәшкил итә. Көндез һава температурасы 0..+5 градуска (көнчыгышта +8 градус) кадәр күтәрелә.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, республика территориясендә тотрыксыз һава торышы урнаша. Апрельдә Татарстанда уртача айлык һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югары була.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-sinoptiklary-buran-yangyr-ham-kocle-il-turynda-kisata-5852602

Комментарийлар