Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Милли музеенда «Тизрәк, музейга!» акциясе узачак

2019 елның 1-28 февраль көннәрендә Татарстан Милли музее һәм аның филиаллары, «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Казан шәһәре һәм Татарстан Ре...

2019 елның 1-28 февраль көннәрендә Татарстан Милли музее һәм аның филиаллары, «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Тизрәк, музейга!» дигән акция үткәрә.
Татарстан Милли музеенда «Тизрәк, музейга!» акциясе узачак
Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Музей көн саен күп кенә махсус программалар тәкъдим итә. Мәктәп укучылары уникаль музей дәресләре, интерактив программалар һәм квест-уеннарда катнашачак.
Квест кысаларында алар билгеләнгән маршрут буенча үтеп, Милли музей экспозицияләрендә яшеренгән табышмакларның җавапларын табып, интеллектуаль биремнәр чишәчәк. Тукучылык, керамика һәм агачка уеп бизәкләр төшерү буенча мастер-классларда балалар үзләренең иҗади сәләтләрен үстерә ала.
«Тизрәк, музейга!» акциясе мәктәп программасын тулыландыру өчен искиткеч мөмкинлек булачак.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84.
Фото: mincult.tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/29/179752/

Комментарийлар