Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан кызы Олимпиадада ирекле программада җиңү яулады

15 яшьлек фигуралы шуучы, Европа чемпионы Алинә Заһитова Пхенчханда ирекле программада беренче булды. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. Фото: © РИА Новости/Григорий СысоевАлинә 158,8 балл җыйды. Икенче урында...

15 яшьлек фигуралы шуучы, Европа чемпионы Алинә Заһитова Пхенчханда ирекле программада беренче булды. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
b87b5a6c5a1cad6bc7d861fb40d5976f5a6398fc913ae967684722 Фото: © РИА Новости/Григорий Сысоев
Алинә 158,8 балл җыйды. Икенче урында Америка спортчысы Мирай Нагасу (137,53), өченче урында Канада спортчысы Габриэль Дэйлман (137,14).
Кыска программада Евгения Медведева рекорд куеп, беренче урынны яулады.
Россия спортчылары әлегә команда турнирында икенче урында бара.
Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары Пхенчханда Олимпиадада команда ярышларында көмеш медаль яулады.
Алтын медаль Канадага, бакыр медаль Америкага китә.
Тарасова белән Морозов кыска программада җиңделәр, тик алтын медаль өчен бу гына җитмәде.
 
 
Чыганак: Татар-информ

Комментарийлар