Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан һәм Башкортстан хезмәттәшлек килешүен гамәлгә ашыру планын имзалады

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Татарстан һәм Башкортстан республикалары арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, соци...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Татарстан һәм Башкортстан республикалары арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хеәмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру чаралары Планын имзалады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан һәм Башкортстан хезмәттәшлек килешүен гамәлгә ашыру планын имзалады
Очрашу Петербург халыкара икътисади форум кырларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Башкортстан җитәкчелегенә республикада Татарстан көннәрен үткәрүдәге ярдәм һәм кунакчыллык өчен тагын бер кат рәхмәтен белдерде. Ул сөйләшеп килешенгәнчә хөкүмәтара хезмәттәшек килешүен гамәлгә ашуры планы әзерләнүен әйтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан һәм Башкортстан якын партнерлар. Үзара продукция әйләнеше номенклатурасы гадәттәгечә зур. "Безнең төбәкләрнең төрле өлкәләрдә багланышлар алып бару мөмкинлеге бар", - диде ул.
Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген үзара товар әйләнеше күләме 34 млрд сум тирәсе.
"Ышанам, бүген имзаланган "юл картасы" безнең тугандаш республикаларның үзара файдалы элемтәләрен ныгытуга хезмәт итәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/06/187606/

Комментарийлар