Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Диния нәзарәте: Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү дини низагларга нокта куячак

"Гыйбадәт һәм дини йолалар үткәрү турындагы Нигезләмә"гә үзгәрешләр мәхәлләләрдә тынычлык торгызу һәм низагларны юкка чыгару нияте белән кертелде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре "Татар-ин...

"Гыйбадәт һәм дини йолалар үткәрү турындагы Нигезләмә"гә үзгәрешләр мәхәлләләрдә тынычлык торгызу һәм низагларны юкка чыгару нияте белән кертелде.
Татарстан Диния нәзарәте: Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү дини низагларга нокта куячак
Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре "Татар-информ"да матбугат утырышында әйтте.
"Авылда имамга кешеләр килә дә, "Ник болай эшлисең, дөрес түгел", диләр. Ә ул Нигезләмәне ала да, "Менә мөфти кул куйган, мин шушылай эшләргә тиеш. Сорауларыгыз булса, гөләмәләр Шурасына мөраҗәгать итегез" дип әйтә ала", - диде Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
"Әгәр дә без 98нче елларда бөтен җирдә шушындый бертөрле документ кабул иткән булсак, бүген бәлки күп кенә вак мәсьәләләрдә мәхәлләләр арасында бәхәсләр, капма-каршы эшләүләр килеп тә чыкмаган булыр иде", - диде ул.
ТР Мөфтиенең беренче урынбарасы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин әйтүенчә, имамнар арасында Нигезләмәгә ихтыяҗ һәрвакыт зур иде. "Таянырлык бер документ булса, безгә үзебезгә эшләргә җиңелрәк булыр иде дип без күптәннән әйтәбез. Һәм, ниһаять, бу Нигезләмәне булдыра алдык", - диде ул.
"Без бу Нигезләмәне бер принципны истә тотып эшләдек: мөселманның көндәлек тормышында иң әһәмиятле булган йолаларны тәртипкә салу", - диде Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбәрәков..

  • Күптән түгел Диния нәзарәте "Гыйбадәт һәм дини йолалар үткәрү турындагы Нигезләмә"нең яңа редакциясен кабул итте. Документ ике өлештән тора: берсе - иман (гакыйдә) мәсьәләләренә багышланган, икенчесе - гамәл (фикыһ) ммәсьәләләрен яктырта. Нигезләмәдә җомга намазын үткәрү тәртибе, корбан чалу, зәкать бирү, никах-талак, балага исем кушу мәсьәләре чагылыш тапты.


Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/04/180166/

Комментарийлар