Логотип «Мәйдан» журналы

«Татар теленең иң явыз дошманы — авылдан күченгән татар кешеләре»

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, авылдан күченгән татар кешеләре үз балаларын,...

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, авылдан күченгән татар кешеләре үз балаларын, үзләре кебек җәфа чикмәсен дип, рус теленә өйрәтә.
Татар теленең иң явыз дошманы — авылдан күченгән татар абзые яки татар апасы. Ләкин һәрберсе түгел.
Мин бу хакта күп сөйләдем, яздым, йөрәгемне әрнетә торган темаларның берсе. Татар халкы тарихында иң зур фаҗига — XVI йөзнең уртасында шәһәр структурасын югалтуында. Милләт үссен, бөтен яктан камил булсын өчен аның шәһәр структурасы да, авыл структурасы да булырга тиеш. Алар бер-берсен баетып, элемтәдә торып яшәгән. Авылга караганда шәһәрдә мөмкинлекләр киңрәк: административ, белем алу, икътисад һ.б. яклар.
Авылның үзенең традициясе, матурлыгы, тормышы бар. Әмма авылның мөмкинлекләре чикләнгән. Татар халкында шәһәр структурасының бетүе коточкыч фаҗига булган, чөнки татар кешесе авыл тормышы белән йомылып, күпчелеге крестьян хәлендә булып калган.
Бездә XVII–XIX йөзләрдә тотрыклы традицион шәһәр структурасы булмаган. Совет вакыты җиткәч бөтен нәрсә үзгәргән, ә психология калган. Авыл кешесе шәһәр кешесенә ничек карый, аны ничек бәяли соң? Ул үзен кимсетелгән кебек хис итә. Авылда яшәүчеләр — артта калганнар, шәһәрдә яшәүчеләр — алдынгылар. Ә шәһәрдә рус телендә сөйләшәләр.
«Алдынгы булырга телим икән, мин шәһәргә күченәм һәм татар телен онытам», — дигән фикер йөртәләр. Кызганыч, күпчелек кешедә шундый караш формалашкан. Мин андыйларны күп очратканым булды. «Шәһәргә килдем, русча белмәвем аркасында җәфаландым, шуңа күрә балаларым татарча белмәсен, минем кебек җәфа чикмәсен», — ди. Шулкадәр тар һәм кыргый караш.
Аңлы яшьләр арасында шәһәрдә татар даирәсе формалашып килә. Өмет шуларда, дигән фикерен белдерде галим «Тәртип» радиосы туры эфирында.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/comment/gyyl-ev-isk-nd-r/10-01-2022/tatar-telene-i-yavyz-doshmany-avyldan-k-cheng-n-tatar-keshel-re-5846869

 

Комментарийлар