Логотип «Мәйдан» журналы

Станислав Говорухин татарларны рус халкы дип атаган

Бөтенроссия халык фронты (ОНФ) Үзәк штабы рәисе һәм Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитет башлыгы Станислав Говорухин Россиядәге күп кенә халыклар «рус халкына» карый, чөнки «рус кешесе» дигәндә ми...

Бөтенроссия халык фронты (ОНФ) Үзәк штабы рәисе һәм Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитет башлыгы Станислав Говорухин Россиядәге күп кенә халыклар «рус халкына» карый, чөнки «рус кешесе» дигәндә милләт турында күзалланмый дип белдергән. Бу хакта "Газета.ру" яза.
govoryxin
Говорухин сүзләренчә, «без һәрвакыт рус халкы булдык» һәм нәкъ шуңа да ул әлеге төшенчәгә өстенлек бирә.
«Рус» төшенчәсендә бервакытта да милләт чагылышы булмады: татарлар, чуашлар, тунгуслар, чеченлар — алар барысы да рус халкы», - дип белдергән режиссер.
Ул рус дигәндә ниндидер милләткә караучы түгел, ә киңрәк төшенчә килеп чыга һәм ул Россиядә яшәүче барлык милләтләрне үз эченә ала, дип фикерен җиткергән.
Алданрак Говорухин «россияле» сүзен күңел кайтаргыч дип белдергән иде.

Комментарийлар