Логотип «Мәйдан» журналы

Смартфонны зарядкага иртән куегыз!

Эксперт гаджетларны электр челтәренә тоташтыру буенча киңәшләр бирә.Тулысынча зарядка җыйган смартфонны электр челтәренә тоташтырылган килеш озак тотарга ярамый, бу батареяның ресурсын киметә. Бу хакт...

Эксперт гаджетларны электр челтәренә тоташтыру буенча киңәшләр бирә.


telefon-na-zaryadke


Тулысынча зарядка җыйган смартфонны электр челтәренә тоташтырылган килеш озак тотарга ярамый, бу батареяның ресурсын киметә. Бу хакта "BatterieIngenieure" немец компаниясе җитәкчесе белдерә.
Белгеч әйтүенчә, “30-50 процент зарядка булганда телефон батареясының ресурсы акрынрак кими”.
Моннан тыш, эксперт гаджетларны зарядкага иртән куярга киңәш итә. Ул литий-ионлы аккумуляторларның барысы да вакыт узу белән бозылуы турында да искәртә.

 
Фото: Domstrousam.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар