Логотип «Мәйдан» журналы

Шойгу, Мединский һәм Кобылкин бу атна ахырына кадәр Татарстанга килергә ниятли

Россия оборона министры Сергей Шойгу, РФ мәдәният министры Владимир Мединский, шулай ук Россия табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин бу атнада Татарстанга киләчәк. Алар берничә киңә...

Россия оборона министры Сергей Шойгу, РФ мәдәният министры Владимир Мединский, шулай ук Россия табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин бу атнада Татарстанга киләчәк. Алар берничә киңәшмә үткәрергә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга ниятли.


Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика башлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.


«Чәршәмбе көнне, 30 гыйнварда, Татарстанга Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгуның килүе көтелә», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә. Татарстан башкаласында министр Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булачак, биредә Ту-160 стратегик бомбардировщикларын җитештерүне торгызу һәм Ту-22МЗ ракета йөрткечләрен тирәнтен модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, Казан авиация заводы ерак авиация перспективалы комплексын эшләү мәйданчыгы да булып тора.
Россия табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин исә пәнҗешәмбе көнне, 31 гыйнварда киләчәк. Ул җомга көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга ниятли.
Шул ук көнне республика башлыгының Россия мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашуы да планлаштырылган. Мединский Татарстан Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында катнашыр, шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрлеген яңадан торгызу проектына нәтиҗәләр ясар дип көтелә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/28/179683/

Комментарийлар