Логотип «Мәйдан» журналы

Шикәр чиреннән - әстерхан чикләвеге

Күпсанлы тикшеренүләрдән икенче төрдәге шикәр авыруы белән авыручылар өчен әстерхан чикләвегенең файдалы булуы ачыкланган. Авырулар көн саен 5-6 әстерхан чикләвеге ашарга тиеш.Шул ук вакытта кандагы ш...

Күпсанлы тикшеренүләрдән икенче төрдәге шикәр авыруы белән авыручылар өчен әстерхан чикләвегенең файдалы булуы ачыкланган. Авырулар көн саен 5-6 әстерхан чикләвеге ашарга тиеш.
esterxan-chiklevege
Шул ук вакытта кандагы шикәр дәрәҗәсен тикшереп тору зарур. Әстерхан чикләвеген капкалап алганда һәм баллы ризыклар урынына кулланырга кирәк. Шикәр авыруыннан дәвалану өчен чикләвекнең үзен, кабыгын, бүлгеләрен һәм кипкән яфракларын кулланалар. Аларны кайнаталар, төнәтмәләр әзерлиләр, чәй итеп пешерәләр.
Әстерхан чикләвеге яфраклары төнәтмәсен кандагы шикәрне яхшы үзләштерсен өчен кулланалар. Төнәтмә шикәр авыруының беренче чорында аеруча ярдәм итә, ул кандагы шикәрне көйли. 100 грамм вакланган әстерхан чикләвеге яфракларына 1 стакан су салып, сүрән утта 10-15 минут кайнатыгыз. Ярты сәгать дәвамында суыткач, сөзегез. Төнәтмәне, күп дигәндә, 3 тәүлек 1әр аш калагы кабул итегез.
Кипкән яфракларны пешереп, чәй урынына эчәргә дә мөмкин.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар