Логотип «Мәйдан» журналы

Шәймиев республикада күптелле белем бирү комплекслары буенча киңәшмә уздырды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев республикада күптелле белем бирү комплексларын булдыру буенча чи...

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев республикада күптелле белем бирү комплексларын булдыру буенча чираттагы киңәшмә уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәймиев республикада күптелле белем бирү комплекслары буенча киңәшмә уздырды
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның февраленнән гамәлгә ашырыла башлаган проект буенча республикада күптелле белем бирү комплекслары база балалар бакчалары, төп башлангыч мәктәпләр һәм урта мәктәпләрне үз эченә ала.
Совещание по вопросу создания базовых дошкольных образовательных учреждений полилингвальных образовательных комплексов в г.Казани
Киңәшмәдә проектантлар, төзүчеләр, шәһәр һәм районнарның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, база мәктәпләре һәм балалар бакчалары беренче белем бирү комплекслары директорлары катнашты.
«Кыенлыклар аз түгел - бу яңа эш, мәктәпләр һәм балалар бакчаларын төзү яки ремонтлау гына түгел, кадрлар әзерләү, заманча мәгариф методикаларын гамәлгә кертү дә кирәк. Федераль мәгариф министрлыгы, министр Ольга Васильева ягыннан аңлашу һәм ярдәм бар. Бергә эшләячәкбез. Без бер эш башкарабыз», - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.
Совещание по вопросу создания базовых дошкольных образовательных учреждений <br>полилингвальных образовательных комплексов в г.Казани
Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов учреждениеләренең күптелле белем бирү комплексларының мәктәпкәчә база белем бирү концепциясен тәкъдим итте. Ул иртә яшьтә телләр укыту сөйләм үсеше, психологик үсеш, аралашуны һәм башка эшчәнлек төрләрен үзләштерү мөмкинлекләрен киңәйтә һәм, тулаем алганда, баланың төрле яктан үсешен тәэмин итә, диде.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен проектлау, капиталь, агымдагы ремонт һәм төзү турында сөйләде. «Адымнар – белем һәм килешүләргә юл» күптелле белем бирү комплекслары логотибы проекты белем бирү комплексларының брендбугын алга таба эшләү өчен нигез итеп алынды.
Фото: tatarstan.ru

Комментарийлар