Логотип «Мәйдан» журналы

Шәһәрдә чыршылар урнаштыра башладылар

Гадәттәгечә, Яр Чаллыда ике чыршы конструкциясе ЗЯБ поселогында һәм Азатлык мәйданында урнаштырылачак.Мэрия каршындагы мәйданда әзерлек эшләре дүшәмбедән бирле башкарыла башлады инде - постамент урнаш...

Гадәттәгечә, Яр Чаллыда ике чыршы конструкциясе ЗЯБ поселогында һәм Азатлык мәйданында урнаштырылачак.

Мэрия каршындагы мәйданда әзерлек эшләре дүшәмбедән бирле башкарыла башлады инде - постамент урнаштырылган, территория әзерләнгән һәм чистартылган. «ПАД» МУП хезмәткәрләре Яңа ел чыршысын җыюга бүген үк керешкәннәр: башта ике конструкциядән торган нигезне беркеткәннәр, ә соңыннан чыршыны җыя башладылар. Тимер конструкциянең озынлыгы 30 метрга җитә, шуңа күрә аны урнаштыру өчен махсус техника – кран-манипулятор һәм гидроподъемник җәлеп ителә.
Быел шәһәр халкын һәм кунакларын сөендерүче утларга яңалары өстәләчәк: Яңа елның төп символы яктырак балкып торсын өчен лампочкалар һәм гирляндалар саны артачак.
Чыршы конструкциясен урнаштыру 10 декабрьгә тәмамланачак.
 

Фото: http://nabchelny.ru


Чыганагы: Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар