Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь, прозаик Хәнәфи Бәдигый вафат

Бүген шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гомерен Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә багышлаган галим Хәнәфи Бәдигый вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Я...

Бүген шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гомерен Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә багышлаган галим Хәнәфи Бәдигый вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хәбәр итте.xenefi-bedigyj
«Хәнәфи абый көндез 79 яшендә озакка сузылган авырудан соң җан биргән. Аны туганы Альмира ханым карады, соңгы сәгатенә кадәр янында булды.«Соңгы сулышына кадәр телендә һәм аңында иде», — диде ул. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә ул яшәгән йортның ишегалдында — Гаврилов урамы, 20 йорт янында булачак. Ул туган авылы — Арча районы Мөрәле авылы зиратында җирләнәчәк», — диде Рәмис Аймәт.
 
Хәнәфи Бәдигый (Канәфи Габделбәр улы Бадыйков) — 1941 елның 13 гыйнварында Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1982 елда «Муса Җәлил поэзиясенең тел-стиль үзенчәлеге» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Казан дәүләт педагогика университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор хезмәтләрен, декан ярдәмчесе, декан, уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкара, 1997 елдан Казан дәүләт консерваториясендә укыта. «Коммунизмга» газетасында (Арча) хатлар бүлеге мөдире, «Мирас» журналында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Хәнәфи Бәдигый — 2002 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 

Комментарийлар