Логотип «Мәйдан» журналы

Сентябрьдән татарстанлылар ишегалларын төзекләндерү проектларын үзләре төзиячәк

8 сентябрьдән башлап Татарстан халкы үз ишегалларында башкарылачак эшләрне үзе сайлаячак. Бу хакта 20 август көнне ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-ко...

8 сентябрьдән башлап Татарстан халкы үз ишегалларында башкарылачак эшләрне үзе сайлаячак. Бу хакта 20 август көнне ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Сентябрьдән татарстанлылар ишегалларын төзекләндерү проектларын үзләре төзиячәк
“8 сентябрьдән тавыш биргәндә, Татарстан халкы ишегалларында башкарылачак эшләрне үзе сайлаячак. Бүген барлык ишегалларына, асфальт һәм юлларның торышына техник инвентаризация үткәрелә”, – диде Ирек Фәйзуллин.
“Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча өч ел дәвамында тиешле программаны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Без күптән бернәрсә дә эшләнмәгән ишегалларына керәчәкбез”, – дип ассызыклады министр.
Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, халык теләге буенча кече архитектура формалары белән бәйле эшләр башкарылачак. Моннан тыш контейнер мәйданчыклары төзекләндереләчәк һәм башка кирәкле эшләр башкарылачак.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/20/191893/

Комментарийлар