Логотип «Мәйдан» журналы

Сәламәтлек өчен 7 төрле чикләвек

Миндаль: организмнан холестеринны куучы майларга бай.  Йөрәк- кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртуга файдалы.Грек чикләвеге: Е витаминына бай. Составындагы цинк иммунитетыгызны ныгытыр, яман шеш булд...

Миндаль: организмнан холестеринны куучы майларга бай.
 
Йөрәк- кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртуга файдалы.
Грек чикләвеге: Е витаминына бай. Составындагы цинк иммунитетыгызны ныгытыр, яман шеш булдырмаска ярдәмче.
Фундук: Каротин һәм тимергә бай фундук анемиядән менә дигән дәва. Олеин кислотасы- кан тамырлары авыруларын булдырмаска ярдәм итә.
Пекан: минераль (кальций, калий, магний, тимер) матдәләргә бай. Организмга матдәләр алмашына һәм сөякләрне ныгытырга кирәкле ризык.
Пестә (фисташка): Витаминнар төркеменә бай. Нерв системасы өчен киркәле витаминнар чыганагы санала.
Бразилия чикләвеге: — иммун системасына кирәкле селенага бай. Альфа- линолен кислотасы йөрәк өянәген киметә.
Кешью: Аминокислотага бай. Бу кислота исә организмда шатлык гармоны- серотонин эшләп чыгаруга ярдәм итә.
 
 
Чыганак: Үз өем

Комментарийлар