Логотип «Мәйдан» журналы

Сарымсакны язга кадәр ничек сакларга?

Башта аны озак итеп киптерергә кирәк, ә аннан...Суган һәм сарымсак язга кадәр саклансын дисәгез, аларның дөрес сортларын сайлагыз. Саклау өчен артык “усал”, ягъни әче суган һәм эфир майлары күп булган...

Башта аны озак итеп киптерергә кирәк, ә аннан...

Суган һәм сарымсак язга кадәр саклансын дисәгез, аларның дөрес сортларын сайлагыз. Саклау өчен артык “усал”, ягъни әче суган һәм эфир майлары күп булган язгы сарымсак киңәш ителә. Аларны түтәлдән җыеп алгач, озак итеп киптерергә кирәк.
Суганны агач тартмаларда һәм үреп сакларга мөмкин. Сарымсакны парафинлау яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен сеткага тутырылган сарымсакны 2-3 секундка эретелгән парафинга тыгып алырга кирәк. Суынгач, киндер капчыкка тутырып, коры урынга элеп куялар.
Шулай ук сарымсакны пыяла банкаларга он белән бутап тутырырга да була. Суганны — 1-2 яки 18-22 градус, ә сарымсакны 1-3 градус җылылыкта сакларга мөмкин.
 
«Кызыл таң»

Комментарийлар