Логотип «Мәйдан» журналы

Samsung WorldSkillsның Казандагы Генераль партнеры булды

Кичә, 20 майда, Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның WorldSkills International халыкара оешмасы һәм Samsung Electronics компаниясе җитәкчелеге белән очрашуы вакытында Samsung...

Кичә, 20 майда, Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның WorldSkills International халыкара оешмасы һәм Samsung Electronics компаниясе җитәкчелеге белән очрашуы вакытында Samsung Electronics һәм WorldSkills International арасында хезмәттәшлек турында имзаланган килешү ике юнәлеш буенча гамәлгә ашырылачак.
Samsung WorldSkillsның Казандагы Генераль партнеры булды
Бу хакта журналистларга документка кул куелганнан соң «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасы генераль директоры киңәшчесе Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.
Встреча с руководством международной организации WorldSkills International и компании Samsung Electronics
«Без Samsung компаниясе белән күптән хезмәттәшлек итәбез һәм бу хезмәттәшлектән канәгать. Бүгенге килешүгә кул кую - компаниянең халыкара хәрәкәткә күп өлеш кертүе һәм Россия хәрәкәтенә ярдәм итү фактын раслау ул», - диде ул.
Эмиль Гобәйдуллин хезмәттәшлекне гамәлгә ашыруның ике мөһим юнәлеше турында сөйләде. Беренчесе - Samsung спонсорлык взносы сыйфатында экраннар, мониторлар, телевизорлар, ноутбуклар һәм мобиль җайланмалар рәвешендә җиһазлар тәкъдим итәчәк, дип фаразлана. Икенче юнәлеш чит ил тәҗрибәсен үзләштерүгә кагыла.
Встреча с руководством международной организации WorldSkills International и компании Samsung Electronics
22-27 августта Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча Samsung компаниясенең һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатының генераль партнеры булуы турындагы килешүгә Казанда WorldSkills Россия VII Милли чемпионаты кысаларында кул куелды.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/20/186606/

Комментарийлар