Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән очрашты

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты.Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.«Очрашуда катнашучылар Казанда узган Россия Фед...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән очрашты
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.
Встреча Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
с Уполномоченным по правам человека в Российской Федерации
Татьяной Николаевной Москальковой
«Очрашуда катнашучылар Казанда узган Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр координация советы утырышы нәтиҗәләре хакында фикер алышты», - дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Встреча Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
с Уполномоченным по правам человека в Российской Федерации
Татьяной Николаевной Москальковой
Омбудсменнар советы утырышы 16 майда Татарстан башкаласында узды. Анда катнашучылар гражданнарның хезмәткә хокукларын тәэмин итү буенча төрле актуаль мәсьәләләрне (мисал өчен, хезмәткә түләү буенча бурычларны каплау, һөнәри белем бирүнең үтемлелеген һәм сыйфатын арттыру һ.б.) карады.
Встреча Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
с Уполномоченным по правам человека в Российской Федерации
Татьяной Николаевной Москальковой
Утырышта шулай ук Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев катнашты.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/20/186590/

Комментарийлар