Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Россия-Чехия комиссиясе эшендә катнаша һәм Чехия Президенты белән очраша

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырырга, шулай ук Россия һәм Чехиянең икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырырга, шулай ук Россия һәм Чехиянең икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашырга планлаштыра. Бу хактаТатарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Россия-Чехия комиссиясе эшендә катнаша һәм Чехия Президенты белән очраша
Рөстәм Миңнехановның эш көне Чехия Республикасы авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан белән сөйләшүләрдән башланачак. Аннары Татарстан Республикасы Президенты Россия һәм Чехиянең икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлеге буенча Хөкүмәтара комиссия рәистәше белән очрашуда катнашачак.
Комиссияне Россия һәм Чехия сәнәгать һәм сәүдә министрлары Денис Мантуров һәм Марта Новакова җитәкли. Рәистәшләр очрашудан соң комиссия утырышы киңәйтелгән составта узачак, ул шулай ук Татарстан Президенты катнашында узачак.
Рөстәм Миңнехановның эшлекле графигында Чехия бизнес-бергәлеге белән очрашулар да бар. «Татарстан Республикасы Президентының «Россия-Чехия Сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре: бүгенге торышы һәм перспективалары» бизнес-форумын ачу тантанасында катнашуы көтелә», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. Форум кысаларында аның чыгышы сәламләү сүзе белән планлаштырылган.
Чехиягә эш сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов Чехия республикасы Президенты Милош Земан белән аның резиденциясендә очрашырга тиеш.

Фото: tatarstan.ru

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/06/182111/

Комментарийлар