Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: Антисептикларга бәяләрне арттыруга юл куярга ярамый

Антисептикларга бәяләр арттыру һәм Интернетта аларны кыйммәтрәк бәягә сатуга юл куярга ярамый, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Аромат» АҖендә.Бу хакта республика җитәкчесенең мат...



Антисептикларга бәяләр арттыру һәм Интернетта аларны кыйммәтрәк бәягә сатуга юл куярга ярамый, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Аромат» АҖендә.
antiseptik
Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.










Рөстәм Миңнеханов дезинфекцияләү чараларын җитештерү күләмен арттыру турында сөйләшү өчен предприятиедә булды. «Аромат» АҖ сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре өчен гадәти һәм зур савытта да антисептик җитештерә ала. Моның өчен компаниягә махсус акциз кирәк.









Татарстан Президенты бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды, чөнки сүз кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бара. Якын арада ул аны федераль дәрәҗәдә фикер алышуга чыгарачак.










«Интернетта хәзер югары бәядән антисептик чаралар тәкъдим итүче спекулянтлар таралды. Моңа юл куярга ярамый. Сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә антисептиклар сатуны тәэмин итәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.




Кичә Татарстанда республика җитәкчесе күрсәтмәсе белән идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль өстәмә система көчләре өчен югары әзерлек режимы кертелде.




 


Фото: http://tatarstan.ru/

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар