Логотип «Мәйдан» журналы

«Россиянең чуваш гүзәле» Чүпрәле районында яши

26 ноябрьдә Чабаксарда “Россиянең чуваш гүзәле-2016” Бөтенроссия матурлык һәм талант конкурсы узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.Чувашия Республикасы...

26 ноябрьдә Чабаксарда “Россиянең чуваш гүзәле-2016” Бөтенроссия матурлык һәм талант конкурсы узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.
82ef28475840f6525d6bdd4bbc07168b_xl
Чувашия Республикасы башкаласына Ханты-Манси, Ямал-Ненец автономияле округларыннан, Мурманск, Самара, Ульяновск, Төмән, Татарстан, Башкортстан һәм Кырымнан чуваш гүзәлләре җыелган. Милли костюмнар кигән утыз чуваш кызы чуваш телен, мәдәниятен һәм сәнгатен белүдә ярыштылар, иҗади конкурслар аша талантларын расладылар, милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.
Катнашучыларны Чувашия Республикасының мәдәният, милләтләр һәм архив эшләре министры Константин Яковлев, республиканың мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Юрий Исаев, Чуваш милли конгрессы Президенты Николай Угаслов сәламләде. Конкурс җиде сәгать барды.
“Татарстанның чуваш гүзәле-2016” Республика матурлык һәм талант конкурсының ике җиңүчесе - Аксубай районы кызы Марина Кудряшова һәм Чүпрәле районы кызы Ксения Романова Татарстан Республикасы вәкиле буларак катнаштылар.
Ксения Романова “Россиянең чуваш гүзәле-2016” титулына лаек булды, диелә язмада.

Комментарийлар