Логотип «Мәйдан» журналы

Россиялеләр 23 февральгә һәм 8 мартка нинди бүләкләр кабул итеп алачак?

Белгечләр фикеренчә, ир-атлар хатын-кызларга караганда бу бәйрәмнәргә җаваплырак карый.Россия ир-атларына 23 февральгә традициягә әйләнгән бүләкләр эләгәчәк, мәсәлән,  кырыну өчен кремнар, хушбуй, кие...

Белгечләр фикеренчә, ир-атлар хатын-кызларга караганда бу бәйрәмнәргә җаваплырак карый.

revive_q42
Россия ир-атларына 23 февральгә традициягә әйләнгән бүләкләр эләгәчәк, мәсәлән,  кырыну өчен кремнар, хушбуй, кием-салым һ.б. Ә ирләр исә гаджет яки автомобиль дип хыяллана. Хатын-кызлар, киресенчә, үзләре теләгән бизәнү әйберләре кабул итеп алачак. Мондый нәтиҗәләргә Avito порталы белгечләре уздырган сорашудан соң килгәннәр.
Россиядәге 24% хатын-кыз ирләренә 23 февральгә дезодорант, кырыну өчен кремнар һәм башка гигиена чаралары; 21% - кием-салым; 17% - спорт товарлары; дүртенче урында носки – анысын 14% бүләк итәргә җыена. Ә менә ирләр исә гомумән башка төрле бүләкләр турында хыяллана икән:  гаджетлар (25%), автомобиль (20%), сәгать (18%). Ирләрнең күпчелек өлеше яраткан хатын-кызларына теләгән бүләкләрен бирергә әзер: хатын-кызларның 38%ы ювелир бизәнү әйберләре турында хыяллана, ирләрнең  25%ы бу бүләкне алырга каршы түгел.
«Хатын-кызлар теләгән бүләкләр рейтингының икенче урынында бизәнү әйберләре һәм хушбуй (26%). Кызларның 19%ы исә ял итү юлламасы турында хыяллана, әмма ирләрнең 5 %ы гына бу хыялны тормышка ашырырга әзер», — дип яза әлеге тикшеренүләрдән чыгып «РИА Новости».
Ир-атлар хатын-кызларга бүләкләрне мулданрак бирә дип ассызыклана: аларның күбесе 1-3 мең сум тирәсе акчасын тотарга әзер, ә хатын-кызлар исә 1 меңгә сыешып бетәргә планлаштыра икән.
 
Чыганак: https://vestikamaza.ru

 

Комментарийлар