Логотип «Мәйдан» журналы

Россияле "Дөньяның иң яхшы Коръәнне белүче" исеме өчен көрәшә

Мароккода король Мөхәммәд VI исемендәге XIV Халыкара Коръән укучылар бәйгесе уза. Фото: https://islam-today.ruАнда 50дән артык илдән мөселман дини китаплар белгечләре катнаша. Россияне Саратов өлкәсе...

Мароккода король Мөхәммәд VI исемендәге XIV Халыкара Коръән укучылар бәйгесе уза.



394079-innerresized600-600-18349f87 Фото: https://islam-today.ru

Анда 50дән артык илдән мөселман дини китаплар белгечләре катнаша. Россияне Саратов өлкәсе мөселманнарының дини идарәсе каршындагы  "Зәйд бин Сабит" Коръән үзәге мөгаллимәсе Абла Бедрицкая тәкъдим итә. Ул "Коръәнне өлешчә уку" номинациясендә чыгыш ясый.


Ачыклап кителгәнчә, конкурс кысаларында катнашучылар өчен мәдәни программа һәм илнең күренекле урыннары буенча экскурсияләр әзерләнгән. Бәйге 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.



Чыганак: Islam-today

Комментарийлар