Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә яңа һөнәр ияләре барлыкка киләчәк

Якын киләчәктә Россиядә яңа профессия - цифрлы ресурсларны куллануда консультация бирүчеләр - кураторлар барлыкка киләчәк, дип яза "Российская газета".Басма мәгълүматлары буенча, яңа белгечләр өлкән к...

Якын киләчәктә Россиядә яңа профессия - цифрлы ресурсларны куллануда консультация бирүчеләр - кураторлар барлыкка киләчәк, дип яза "Российская газета".


Басма мәгълүматлары буенча, яңа белгечләр өлкән кешеләргә цифрлы ресурслар белән эшләүдә килеп чыккан авырлыкларны җиңәргә булышачак: мәсәлән, коммуналь хезмәтләр өчен онлайн-түләүләр, электрон рәвештә документ әйләнешен алып бару һәм башкалар.



Яңа профессия өчен һөнәри стандарт эшләнгән инде. Ә кураторларны укыту мәйданчыклары декабрь урталарында ук барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде һөнәри квалификацияләр советы башлыгы Юрий Герций.


Фото: © РИА Новости / Игорь Зарембо

Комментарийлар