Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә туучылар саны кими

Россия Федерациясендә бала туу вазгыяте көннән-көн катлаулана, дип белдергән РФ Премьер-министр урынбасары Ольга Голодец. “Бездә хәлләр катлаулана, без моны Россия Федерациясе субъектлары буенча күрәб...

Россия Федерациясендә бала туу вазгыяте көннән-көн катлаулана, дип белдергән РФ Премьер-министр урынбасары Ольга Голодец.
552311_view
“Бездә хәлләр катлаулана, без моны Россия Федерациясе субъектлары буенча күрәбез, туучылар саны проблемасын хәл итү бик кыен”, - дигән Голодец бүген демография сорауларына багышланган селектор киңәшмәдә. Бу хакта  "Интерфакс" яза.

Ольга Голодец әйтүенчә, туучылар саны арткан төбәкләр дә бар. Мәсәлән, Рязань өлкәсендә, ә күршедәге Смоленск өлкәсендә, киресенчә, туучылар саны азайган. Туучылар саны арттыру максатыннан Россия Хөкүмәте абортларга каршы көрәш программаларны караячак.
Шулай ук Хөкүмәт мәктәпләрдә урыннар арттыру мәсьәләсен тикшерәчәк. “Безнең алда 10 елда 6,5 млн безнең укучылар өчен заманча, сыйфатлы урын булдыру бурычы тора”, - дип өстәгән Голодец.

Комментарийлар