Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Президенты халыкның реаль керемен арттырырга өндәде

Россия гражданнарының реаль керемен арттырырга кирәк. Бу турыда бүген Россия Президенты Владимир Путин "ВТБ Капитал" унберенче инвестфорумы кысаларында «Мосты над волнами деглобализации» пленар сессия...

Россия гражданнарының реаль керемен арттырырга кирәк. Бу турыда бүген Россия Президенты Владимир Путин "ВТБ Капитал" унберенче инвестфорумы кысаларында «Мосты над волнами деглобализации» пленар сессиясендә әйтте.
«Бүген Россиядә хезмәт хакының номиналь һәм реаль чагылышта да артуы билгеле, әмма шул ук вакытта гражданнарның кереме бер урында диярлек тора. Әлбәттә, бу вазгыятьне үзгәртергә кирәк», - диде Россия Президенты.
Аның сүзләренчә, халыкның реаль керемнәре икътисади үсешнең төп индикаторларының берсе, ә әлеге күрсәткечнең уңай динамикасы ил Хөкүмәте эшенең мөһим юнәлеше булып тора.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/20/197285/

Комментарийлар