Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдә мәктәптә линейка уздырырга рөхсәт итте

Быел мәктәпләрдә уку елы 1 сентябрьдән башланачак. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. РИА Новости шул хакта язды.«Балалар 1 сентябрьдә килер ди...



Быел мәктәпләрдә уку елы 1 сентябрьдән башланачак. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. РИА Новости шул хакта язды.



%d0%bc%d1%89%d0%ba%d1%82%d1%89%d0%bf


«Балалар 1 сентябрьдә килер дип планлаштырабыз. Моны бөтен кеше көтә, традицион линейкалар узачак», — дип әйткән министр.




Кравцов шулай ук укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеген кайгырту өчен, барлык иминлек чараларын кулланырга кирәк булуын әйтте.




Моңа кадәр мәгариф министры 1 сентябрьдә мәктәп линейкасы яңа формада узачак, дип белдерде. Бу Роспотребнадзорның мәгариф оешмаларында 2021 елга кадәр массакүләм чаралар үткәрүне тыюы белән бәйле.


 
https://tatar-inform.tatar/news/science/09-07-2020/rossiya-m-garif-ministrlygy-1-sentyabrd-traditsion-lineykany-uzdyryrga-r-hs-t-itte-5755550

Комментарийлар