Логотип «Мәйдан» журналы

Роберт Миңнуллин китабы азәрбайҗан теленә тәрҗемә ителгән

Роберт Миңнуллинның «Сандугачлар туе» китабы азәрбайҗан теленә тәрҗемә ителгән, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте. Фото: http://www.sptatar.ruШагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе...

Роберт Миңнуллинның «Сандугачлар туе» китабы азәрбайҗан теленә тәрҗемә ителгән, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
3badcacdb649d664d43a07493b4900e1_xl Фото: http://www.sptatar.ru
Шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның «Сандугачлар туе» дип исемләнгән китабы азәрбайҗан теленә тәрҗемә ителгән. «Сандугачлар туе» – шагыйрьнең азәрбайҗан телендә чыккан икенче китабы. Китап ике телдә: татарча һәм азәрбайҗанча. Аны күренекле тюрколог, фәннәр докторы, профессор, шагыйрь һәм тәрҗемәче Рәмиз Әскәр тәрҗемә иткән. Рәмиз Әскәр – Габдулла Тукай шигырьләрен дә азәрбайҗан телендә китап итеп чыгарган кардәшебез.
 

Комментарийлар