Логотип «Мәйдан» журналы

Рәзинә Мөхиярнең «Күңел тәрәзәләрем» китабын тәкъдим итү кичәсе узды

29 ноябрь көнне Чаллының Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рәзинә Мөхиярнең яңа басылып чыккан «Күңел тәрәзәләрем» китабын тәкъдим итү кичәсе...

29 ноябрь көнне Чаллының Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рәзинә Мөхиярнең яңа басылып чыккан «Күңел тәрәзәләрем» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
img_2292
Бу чарага Чаллыда яшәп иҗат итүче язучылар, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, китап сөюче дуслар, Чаллы педагогия университеты студентлары чакырылган иде.
Кичәдә шагыйрәне яңа китабы басылып чыгу уңае белән Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Әнвәр Шәрипов, Рубис Зарипов, Зөләйха Минһаҗевалар котлап, шагыйрәгә иҗат уңышлары теләделәр.
Кичәнең бизәге булып Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина, автор-башкаручы Зөлфия Җиһан һәм Чаллы педагогия университетының «Агымсу» вокаль ансамбле башкаруында шагыйрә сүзләренә язылган «Туган нигез», «Дуслар», «Бөрлегән», «Татарстан» җырлары яңгырады. Кичәне Роза Хәмидуллина алып барды. Ул шигъри җыентыкта урын алган шигырьләрне укыды.
img_2366
img_2309
img_2405
 

Комментарийлар