Логотип «Мәйдан» журналы

Радик Юлъякшин сәхнәдән китәргә җыена

Ул, гастрольләрдән туктап, киләсе елда Мәскәүгә күчәргә һәм яшь талантларны эзләү белән шөгыльләнергә ниятли.Милли эстрадада Радик барлыгы 14 елын үткәргән.Социаль челтәрләрдә язылган постында ул соңг...

Ул, гастрольләрдән туктап, киләсе елда Мәскәүгә күчәргә һәм яшь талантларны эзләү белән шөгыльләнергә ниятли.yulyakshin
Милли эстрадада Радик барлыгы 14 елын үткәргән.
Социаль челтәрләрдә язылган постында ул соңгы биш елда ил буйлап гастрольләргә йөрүдән туктамавын әйткән. Тиздән Уфада һәм Казанда буласы юбилей концертлары быелга соңгылары булачак, дигән ул.
Биш ел эчендә ул үзенең лейблын булдырган һәм Казан белән Уфаның спорт ареналарында күләмле шоулар уздырган.
“2020 елдан Мәскәүдә продюсерлык белән шөгыльләнә башлаячакмын. Сәхнәдән китмим, ләкин концертлар икенче планда булачак”, дигән Радик.
Әйткәндәй, быелга Казан белән Уфада Радик Юлъякшинның концертлары башкача планлаштырылмаган.
Фото: социаль челтәрдән

Кызыл таң

Комментарийлар