Логотип «Мәйдан» журналы

Популяр рэпер Децлның нидән үлүе билгеле

3 февральдә Ижаудагы концерты вакытында Децл тәхәллүсе астында чыгыш ясаган танылган рэп башкаручы Кирилл Толмацкий вафат булды.Беренче мәгълүматлар буенча, 35 яшьлек җырчының йөрәге туктаган. Хәзер ә...



3 февральдә Ижаудагы концерты вакытында Децл тәхәллүсе астында чыгыш ясаган танылган рэп башкаручы Кирилл Толмацкий вафат булды.



Беренче мәгълүматлар буенча, 35 яшьлек җырчының йөрәге туктаган. Хәзер әлеге факт буенча Тикшерү комитеты эш ачкан. Шулай ук, тикшерү кысаларында, җырчыга беренче булып ярдәм күрсәткән ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәткәрләренең эшенә бәя биреләчәк.

Децлның хатыны инстаграмда: “Раббым сөйгәнемне алды”, дип язган. Җырчының 13 яшьлек баласы калды.



Фото: vk.com

Tatar Today - татар яңалыклары.

Комментарийлар