Логотип «Мәйдан» журналы

Песошин Татарстанда беренче цифрлы подстанция ачты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа цифрлы подстанция — 110 кВлы «Порт» подстанциясе ачылышында катнашты. Бу - Татарстан Республикасында беренче цифрлы подстанция.Объект «Нәфис Косметикс»,...

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа цифрлы подстанция — 110 кВлы «Порт» подстанциясе ачылышында катнашты. Бу - Татарстан Республикасында беренче цифрлы подстанция.
Песошин Татарстанда беренче цифрлы подстанция ачты<br>
Объект «Нәфис Косметикс», «Мелита», тягалы подстанцияләр, Метроэлектротранс, Казанда яшәүче 18 меңгә якын кешене электр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Открытие новой подстанции 110 кВ Портовая ОАО «Сетевая компания»
Моннан тыш, ул яңа тоташтырулар өчен зур резерв ача. Мәсәлән, елга портында проектлана торган финанс-административ район өчен. Вахитов районының барлык төзелешләре дә башлыча бу подстанциягә бәйле булачак, диде Татарстан Премьер-министры.
«Безнең подстанциядәге төп җиһазлар – үзебездә җитештерелгәннәр, бу бик күңелле. Ул ышанычлылыгы белән аерылып тора. Нигездә, станциягә хезмәт күрсәтү кирәкми, аның эшенә персонал таләп ителми. Барлык операцияләр дә автомат режимда бара. Мин барыгызны да котлыйм, хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Алесей Песошин подстанция ачылышында катнашучыларга.
Открытие новой подстанции 110 кВ Портовая ОАО «Сетевая компания»
Чыннан да, җиһазларның 99 проценты – үзебездә җитештерелгән, дип ышандырды журналистларны «Сетевая компания» ААҖ филиалының Казан электр челтәре» баш инженеры вазифаларын башкаручы Рөстәм Галимҗанов.
Казанның «ЭлектроОптима» компаниясе ябык бүлү җайланмасының «шкафларын», трансформаторларны — Екатеринбург Svel ясады. Энергообъектны төзүгә 500 млн сум акча киткән.
Открытие новой подстанции 110 кВ Портовая ОАО «Сетевая компания»
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/26/188765/

Комментарийлар