Логотип «Мәйдан» журналы

Паралимпиадага Татарстаннан бер генә спортчы бара

Кышкы Олимпия уеннары тәмамлану белән Кореяның Пхенчхан шәһәрендә 9 - 18 мартта сәламәтлекләре чикләнгән спортчылар арасында Паралимпия уеннары узачак, дип яза «Вести КАМАЗа».Россия җыелма командасына...

Кышкы Олимпия уеннары тәмамлану белән Кореяның Пхенчхан шәһәрендә 9 - 18 мартта сәламәтлекләре чикләнгән спортчылар арасында Паралимпия уеннары узачак, дип яза «Вести КАМАЗа».
bdbf1265a08e6c4d91227763fcdc3b81
Россия җыелма командасына 30 атлет керә, алар арасында Татарстаннан бердәнбер катнашучы Түбән Камадан биатлонист һәм чаңгычы Марта Зәйнуллина да бар.
Марта 1990 елда Түбән Кама шәһәрендә туган. Кечкенәдән дзюдо белән шөгыльләнгән. Әмма 15 яшьлек вакытта анда сөяк рагы табалар. Табиблар кызның аягын кисәргә мәҗбүр була. Тернәкләнгәч тә, Марта спортны ташламый һәм чаңгы белән шөгыльләнә башлый. 2013 елда Швециядә узган дөнья чемпионатында ул көмеш һәм бронза медальләр яулый. Ә Сочидагы Паралимпиадада, үз гомерендә беренче тапкыр катнашып, спортчы кыз утырып шуу буенча 1 километр арага чаңгы ярышында бронза медальгә ия була.
03245967e67e9b6de552d3b9104037c5
 
Фото: Интерфакс, БИЗНЕС Online
 

Комментарийлар