Логотип «Мәйдан» журналы

Өлкән сыйныф укучыларына музейларга бушлай бару өчен мәктәптән белешмә кирәк

ТР Мәдәният министрлыгы дәүләт музейларына барыр алдыннан өлкән сыйныф укучыларына музейга бушлай керү хокукын гамәлгә ашыру өчен мәктәптән белешмә алырга киңәш итә. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова...

ТР Мәдәният министрлыгы дәүләт музейларына барыр алдыннан өлкән сыйныф укучыларына музейга бушлай керү хокукын гамәлгә ашыру өчен мәктәптән белешмә алырга киңәш итә. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тарафыннан имзаланган боерыкны (ул I-XI сыйныф укучыларына төбәктәге барлык дәүләт музейлары белән бушлай танышу хокукын бирә) шәрехләп, «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтеннән шул хакта хәбәр иттеләр.

Шунысын да искәртик: әлеге яңалык быелның 1 июленнән гамәлгә кертелде.
Ведомствода «Татар-информ» агентлыгына аңлатуларынча, яңа закон IX сыйныфтан соң һөнәри уку йортларында белем алуын дәвам итүчеләргә түгел, ә нәкъ менә республика мәктәпләрендә укучыларга гына кагыла.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/03/187420/

Комментарийлар