Логотип «Мәйдан» журналы

Нинди ризыклар организмдагы кальцийны бетерә?

Нутрициолог Анна Ивашкевич кальций үзләштерүне тоткарлый яки аны организмнан “юа” торган ризыкларны атады.Кальций – кеше организмындагы мөһим элемент. Ул матдәләр алмашы процессында, канны куертуда ка...

Нутрициолог Анна Ивашкевич кальций үзләштерүне тоткарлый яки аны организмнан “юа” торган ризыкларны атады.

Кальций – кеше организмындагы мөһим элемент. Ул матдәләр алмашы процессында, канны куертуда катнаша, мускуллар кыскаруын, гормоннар секрециясен җайга сала.
Кальций җитмәү аркасында йөрәк мускулларының эшчәнлеге бозыла, көзән җыера һәм гипертоник кризис барлыкка килә дип яза aif.ru. Кальций булмаса, тешләр бозыла.
Организмга кальций керсен өчен рационда ряженка, эремчек, кефир, әфлисун, яшел үләннәр, кузаклы культуралар, хөрмә, яшел чәй һәм банан булырга тиеш.
Ә менә кофе, пальма мае, баллы ризыклар, газлы сулар һәм ач тору организмнан кальцийны “юарга” мөмкин.
 
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/nindi-rizyklar-organizmdagy-kaltsiyny-beter-/

Комментарийлар