Логотип «Мәйдан» журналы

Нинди очракта кышка әзерләнгән консервлар яман шеш китереп чыгара торган агуга әйләнә?

Фитохимия буенча белгеч, кулинар рецептлар авторы фармацевтика фәннәре кандидаты Игорь Сокольский консервлагандагы ялгышлар турында сөйләгән.1. Сыйфатсыз яшелчә куллану. Базарда "Консервлау өчен" дип...

Фитохимия буенча белгеч, кулинар рецептлар авторы фармацевтика фәннәре кандидаты Игорь Сокольский консервлагандагы ялгышлар турында сөйләгән.

1. Сыйфатсыз яшелчә куллану. Базарда "Консервлау өчен" дип бозыла башлаган яшелчә тәкъдим ителә. Аларны алмагыз! Пешергәч, бөтен микроблар юкка чыга дигән фикер - ялган. Чери башлаган, мүк каплаган яшелчәләрдә микротоксиннар була. Алар концероген санала һәм яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Микротоксиннар термик эшкәрткәндә юкка чыкмый.

2. Төшле җиләк-җимештән варенье.


Чия, абрикос, персикның төшендә амигдалин дигән матдә бар, ул организмда агулы әйбергә - синиль кислотасына әверелә. Озак сакланган саен, вареньеда агу арта. Шуңа да андый вареньены озак сакларга ярамый. Иң яхшысы - варенье ясар алдыннан төшләрен алыгыз.


3. Кыяр тозлаганда кайберәүләр аспирин салырга куша, имеш, ул микробларны үтерә. Ул дөрестән дә микропларны үтерә, әмма ашказанының лайлалы тышчасын зарарлый. Тозлы кыярны алкоголь белән кулланалар, ә аспирин алкогольбелән кушылганда ашказанындагы файдалы бактерияләрне юкка чыгара. Мондый эшләнмәләр аллергия дә чыгарырга мөмкин.


4. Бозылган вареньены кабат эшкәртү.


Вареньега гөмбә үссә, аны кайберәүләр кабат кайната. Болай эшләргә ярамый - вареньеда микотоксиннар бар дигән сүз. Бозылган вареньены ташларга гына ярый. Әгәр капкачы кабарган икән, шулай ук ташлагыз гына - агулануыгыз бар.

Фото: https://pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/nindi-ochrakta-kyshka-zerl-ng-n-konservlar-yaman-shesh-kiterep-chygara-torgan-aguga-yl-n-/

Комментарийлар