Логотип «Мәйдан» журналы

«Мультик»лар аша тарих өйрәнәбез! (видео)

Балаларыбыз яратып карый торган «Мультимания» федераль каналында тиздән Татармультфильм җитештергән анимацион фильмны карарга мөмкин булачак.Бүген Казанның «Родина» кинотеатрында Татармультфильм эшләг...

Балаларыбыз яратып карый торган «Мультимания» федераль каналында тиздән Татармультфильм җитештергән анимацион фильмны карарга мөмкин булачак.
29111605
Бүген Казанның «Родина» кинотеатрында Татармультфильм эшләгән «Котраг – Кубрат улы» (Котраг – сын Кубрата) премьерасы күрсәтелде, ягъни «Мирас угы» сериалының яңа сериясе тәкъдим ителде. Беренче тамашачылар – балалар.
Әлеге анимацион фильм «Мирас угы» сериалының кереш өлеше булып тора. Яңа сериал тамашачыга мирас угының тарихы һәм аның серле көчкә ия булуы турында бәян итә. «Мирас угы» сериалына пролог булып торган «Котраг – Кубрат улы» аны тулыландыра һәм шул ук вакытта мөстәкыйль сериал булып тора.
– Мультфильм аша без тарихыбызны күрсәтәбез, – ди Татармультфильм студиясенең генераль директоры Азат Ганиев. – Мәдәниятебезне дә ачык чагылдырабыз. Тамашачыларыбыз «Мирас угы» сериалын яратып кабул итте. Бу мультфильмны мәктәпләрдә дә, кинотеатрларда да күрсәттек. Быел беренче сыйныфка баручыларга да Президентыбыз бу сериалны бүләк иткән иде. Ул өч телдә бара. Тамашачылар, балаларның әти-әниләре дә җылы кабул итте. Шуңа күрә кереш өлешен эшләргә дигән карарга килеп, тарихыбызга күбрәк басым ясарга ният кылдык.
Тарихи асылыбызны тану, мәдәни йолаларыбызны барлау һәр буын вәкиле өчен дә мөһим нәрсә булып санала. Яшь буында үз тамырларыңа карата кызыксыну уяту, аны таныту, күңелләрендә горурлану хисе тудыруда да анимацион фильмнарның роле зур.
29111604
Чал тарих турында фикер йөрткәндә, балалар аудиториясенә таяну, беренче карашка, гаҗәбрәк тоела. 6-8 яшьтәге сабыйлар катлаулы язмышлы тарихи геройларыбызны кабул итеп тә бетерә алмаска мөмкин. Әмма Татармультфильм оешмасы, ниндидер проектка алынганда, төрле өлкә белгечләренең фикерләре белән танышып чыга. Әйтик, балалар психологы, методистлар, педагоглар киңәшләрен дә күз уңында тотып эш итә. Тарихи фактларның дөреслеген исә, Татарстан фәннәр академиясе тарихчылары тикшереп чыга. Шуннан соң гына Татармультфильмның иҗат коллективы балалар кабул итәрдәй продукция җитештерергә алына. Иң мөһиме – бала фильм аша бирелгән мәгълүматны кызыксынып, җиңел һәм дөрес итеп кабул итсен.
Мультфильм – балалар игътибарын җәлеп итү өчен менә дигән ысул. Бала экран аша күрсәтелгән персонажларны кабул итә, аларны ярата башлый. Шуннан соң гына нәрсәнедер тирәнрәк белү өчен эзләнә, укырга теләге туа. Мультфильм тулы академик белем биреп бетерә алмый. Шунлыктан «Мирас угы»ның китабы да нәшер ителде. Анда тарихи фактлар киңрәк, аңлатыбрак тәкъдим ителә.
– «Мирас угы» – җиде сериядән торган мультфильм. Андагы мәгълүматны тулысынча аңлар өчен «Котраг – Кубрат улы»н эшләдек. Идел буе Болгары тарихы, мирас угы нәрсәне аңлата, кайдан килеп чыккан – болар хакында яңа тәкъдим ителгән сериядә бәян ителә, ди «Татармультфильм» нәшриятының башкарма директоры Алсу Мәрданшина.
«Мирас угы» анимацион фильмын якын көннәрдә «Мультимания» федераль каналы аша да тәкъдим итәргә җыеналар. Димәк, Роман һәм Зөләйха маҗаралары аша Россия балалары да татар тарихы белән таныша алачак. Фильмда Татарстан һәм Россиянең тугыз шәһәре, шул исәптән Башкортстан һәм Оренбургның истәлекле урыннары калку чагылыш таба.
Сериалның төп геройлары Роман һәм Зөләйха мультфильм караучыларны ялыктырмый гына тарихыбызны барлый. Андагы кайбер фактларны аңлатып бара. Казанның 18нче гимназиясендә белем алучы Илүзә, мультфильмны карагач, тарихны ярата башладым, ди. Бүген ул Родина кинотеатрына әнисе Флүзә ханым Муссарова белән килгән.
– Балаларга шундый проектлар оештырганнары өчен бик зур рәхмәт. Нарасыйларыбыз белән шәхсән үзебез дә күп нәрсәләр хакында беләбез бит. Милләтебез борын заманнардан бирле курку белмәс егетләргә бай булган. Үз дәүләте өчен арысландай көрәшкән. Мондый мультфильмнарны киләчәктә дә төшерсеннәр иде, – ди Флүзә Муссарова.
«Мирас угы» сериалы бер ел дәвамында эшләнгән. Ә «Котраг – Кубрат улы» сериясен 4-5 ай төшергәннәр. Бу проект Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗади башлангычларга ярдәм гранты акчасына эшләнелгән. Директор Азат әфәнде сүзләренә караганда, киләчәктә «Мирас угы» фильмының тулы метражлы вариантын да дөньяга чыгарырга ниятлиләр.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=QGcuVoLjc9Y[/embed]
http://intertat.ru

Комментарийлар