Логотип «Мәйдан» журналы

МРТ аппараты һиндстан кешесен үтергән

Һиндстанда МРТ аппараты пациентны үзенә суырып алган. Әлеге хәл Мумбаи шәһәрендә булган. Клиникага килгән Раджеш Мару МРТ тикшеренүләр үтә торган кабинетка металл кислород баллоны белән кергән. С...

Һиндстанда МРТ аппараты пациентны үзенә суырып алган. Әлеге хәл Мумбаи шәһәрендә булган.
 
Клиникага килгән Раджеш Мару МРТ тикшеренүләр үтә торган кабинетка металл кислород баллоны белән кергән. Сканерның көчле магнит кырлары ир-атны эчкә суырып алган, дип яза Лента.ру. Аппаратны сүндереп, аннан пациентны чыгарганнар, әмма 10 минуттан ул алган яраларыннан реанимация бүлегендә вафат булган.  Һәлак булучының гаиләсе белдерүенчә, клиника хезмәткәрләре аппарат сүнгән һәм кабинетка керү куркыныч тудырмый дип ышандырган булган. Җирле полициядә әйтүләренчә, табиб һәм МРТ аппараты өчен җавап бирүче ике хезмәткәргә карата саксызлык күрсәтү нәтиҗәсендә кеше үлеменә китергән куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар