Логотип «Мәйдан» журналы

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Мәрҗанине "сәхнәләштерәләр"

4 март көнне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе (Г.Тукай ур., 34) күренекле галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап “Мәрҗани укулары” үткәрә.Әлеге чара барышында шәкертләр Мәрҗани тормышыннан...

4 март көнне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе (Г.Тукай ур., 34) күренекле галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап “Мәрҗани укулары” үткәрә.
m_h_mm_diya
Әлеге чара барышында шәкертләр Мәрҗани тормышыннан алып сәхнәләштерелгән эпизодлар күрсәтәчәк, Мәрҗанигә багышланган шигырьләр сөйлиячәк, танылган татар галименең хезмәтләре белән танышу өчен китап күргәзмәсе оештырачак. Шулай ук танылган хәзрәтләрнең вәгазь һәм үгет-нәсыйхәт чыгышлары көтелә. Башлана 11.00 сәгатьтә.
Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте яза.
Исегезгә төшерәбез, быел 2018 ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумының бертавыштан хуплавы белән Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. Әлеге ел кысаларында күпсанлы чаралар оештырылачак. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә узачак Мәрҗани укулары дини уку йортлары шәкертләренең актив катнашуы белән аерылып торыр дип көтелә.

Комментарийлар