Логотип «Мәйдан» журналы

Минзәлә театры фаҗигале төстә үлгән ике Эльмира истәлегенә спектакль күрсәтә

Минзәлә театры фаҗигале төстә үлгән Эльмира исемле ике актриса истәлегенә спектакль күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Минзәлә газетасы. Фото: http://menzela.ru/Бикбау клубында бер ел элек икесе берьюлы һәлак...

Минзәлә театры фаҗигале төстә үлгән Эльмира исемле ике актриса истәлегенә спектакль күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Минзәлә газетасы.
1f13df953a2cc43b4f26a9b1d670b0e7_xl Фото: http://menzela.ru/
Бикбау клубында бер ел элек икесе берьюлы һәлак булган артисткаларны - Эльмира Гәрәеваны һәм Эльмира Әхмәтханованы искә алачаклар.
Исегезгә төшерәбез, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры былтыр 3 февральдә юл һәлакәтендә берьюлы ике хезмәттәшен югалтты.
"Дүрт бала - сөекле әниләрен, әниләре - газиз балаларын, ә тамашачы яраткан артистларын югалтты. Кызларыбыздан башка бер ел вакыт үтте. Ә югалту ачысы әле дә йөрәкләрне әрнетә. Урыннарыгыз җәннәттә булсын, кызлар! Сезне сагынучыларга сабырлык бирсен, Аллаһы Тәгалә. 1 февраль көнне, Татарстанның атказанган артисты, авылдашыбыз Эльмира Гәрәеваны һәм хезмәттәше Эльмира Әхмәтханованы искә алып, Минзәлә театры А.Коровкинның "Түтиләр" спектаклен Бикбау клубында хәйрия чарасы итеп сәхнәгә куя. (Нәкъ шул әсәр белән чыгыш ясап йөри иде Эльмирабыз ул көннәрдә)", дип яза җирле газета сайты.
Башлана: 18.00 сәгатьтә.

Комментарийлар