Логотип «Мәйдан» журналы

Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты.Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бер...

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын (www.gosuslugi.ru) файдаланган.
Моңа кадәр Минтимер Шәймиев җанисәп уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты, дип язган идек. «Телне, милләтне саклау ягыннан карасак, җанисәп — безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның иң ачык күрсәткече», — ди Татарстанның беренче Президенты.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/official/08-11-2021/mintimer-sh-ymiev-b-tenrossiya-halyk-sanyn-aluda-katnashty-5842718

Комментарийлар