Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов Иннополиста хәрби кафедра ачу турында РФ оборона министры белән фикер алышачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис университетында хәрби кафедра ачуга ярдәм итәчәк һәм бу мәсьәлә буенча Россия оборона министры Сергей Шойгу белән фикер алышырга әзер. Бу хакта Татарст...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис университетында хәрби кафедра ачуга ярдәм итәчәк һәм бу мәсьәлә буенча Россия оборона министры Сергей Шойгу белән фикер алышырга әзер. Бу хакта Татарстан Президенты югары уку йортлары студентлары белән әңгәмәдә хәбәр итте.
«Безнең биредә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының тикшерү бүлеген булдыру турында килешү бар иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Иннополиста хәрби кафедра ачу мөмкинлеге турында армия белгечләре белән фикер алышу булачагын җиткерде. Шулай ук бу мәсьәлә буенча Сергей Шойгу белән шәхсән сөйләшергә әзер икәнлеген әйтте. «Оборона министры 3-4 көн элек булды, без моңа тотыначакбыз», — дип вәгъдә итте Миңнеханов.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/05/180224/

Комментарийлар